Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда чир тарата торган талпан һәм тычканнар арткан: алардан ничек сакланырга?

Татарстанда кимерүчеләр һәм талпаннар саны бер ярым тапкырга арткан. Алар кеше үлеменә сәбәпче булган чирләрне тарата. Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина куркыныч чирләрне йоктырмау ысулларын сөйләде.

news_top_970_100
Татарстанда чир тарата торган талпан һәм тычканнар арткан: алардан ничек сакланырга?
Эвелина Киселёва фотосы

Быел талпаннардан һәм тычканнардан чир эләктерү куркынычы аеруча югары. Роспотребнадзор мониторингы нәтиҗәләре буенча, апрельдә үк кимерүчеләр һәм талпаннар саны узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк булган. Аларның күпләп артуына һава торышы шартлары сәбәпче булган.

«Кимерүчеләрнең чиреге тычкан бизгәге һәм туляремия белән зарарланган. Кешене үтерергә сәбәпче булырдай талпан энцефалиты һәм боррелия вирусы кебек үк йогышлы чир талпаннарның 20 процентында бар», – дип билгеләп үтте Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) авыруын халык телендә тычкан бизгәге дип йөртәләр. Бу йогышлы чир кешенең кан тамырларын, бөерләрен, үпкәләрен һәм башка органнарын зарарлый. Хайваннар шулай ук лептоспироз авыруы – Leptospira бактерияләре китереп чыгарган көчле йогышлы авыру да тарата. Бу чирне иярткән кешенең бавыр, бөер, мускуллары зарар күрә.

Ә талпаннар – Лайм авыруы, икенче төрле әйтсәк, талпан боррелиозы таратырга мөмкин. Бу йогышлы чир тән тиресенә, буыннарга, нервларга һәм йөрәк-кан тамырлары системасына зыян китерә.

«Талпан энцефалитын эләктерү куркынычы республиканың 30 районында, шул исәптән Казанда да бар. Моннан тыш, Татарстанның 19 районында туляремия йоктырырга мөмкин», – дип өстәде баш санитар табиб

«Республикада талпан энцефалиты, туляремия һәм лептоспироз белән авыруның берешәр очрагы бар, тычкан бизгәге белән авыручылар саны Россия буенча уртача күрсәткечтән дүрт тапкыр югарырак», – дигән күңелсез статистика белән уртаклашты санитар ведомство җитәкчесе. Аның сүзләренчә, талпан кадалган кешеләрдән ел саен ведомство хезмәткәрләре 11 меңгә якын мөрәҗәгать кабул итә.

Татарстанның күрше төбәкләрендә дә – Удмуртия, Чувашстан, Башкортстан, шулай ук Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә тычкан бизгәге таралуы мәгълүм.

Кимерүчеләр республиканың эре шәһәрләренә дә кереп тулган

Күпчелек очракта кеше талпаннарны яки тычкан бизгәген урманда ияртә. Авыру йоктыручыларның 25 проценты чирне кимерүчеләрдән көнкүрештә йоктырган. Моннан тыш, куркыныч авыруларны бакчада эшләгәндә дә эләктерергә мөмкин. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә дә мондый куркыныч яный.

Баш санитар табиб сүзләренчә, тычкан чирен шәһәрдә дә эләктерергә була. Ел башыннан бирле шәһәрләрдә яшәүчеләрдән кимерүчеләргә зарланып килгән шикаятьләр саны 50 процентка диярлек арткан. Күсе, тычканнар күп дип беренче чиратта Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама халкы зарлана.

2019 елда, Казанның Горки-Әмәт урманында кимерүчеләрнең саны нормадагыга караганда биш тапкыр күбрәк булган. Соңгы ике елда идарәгә Казанның «Сады», «АлаДим» һәм Мәскәү базарларында күселәр күбәюе турында хәбәрләр килгән. Моннан тыш, Яшел Үзәндә Оzon компаниясе склады хезмәткәрләре кимерүчеләрнең һәм тараканнарның күп булуын җиткергән.

ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендәге белгечләр шикаятьләр буенча чыккач, барлык очракларда да диярлек күселәр яки тычканнарны ачыклауларын әйтә. Һәр очракта да подвал, чорма, чүп ташлау урыннарының тиешле дәрәҗәдә булмавы һәм чүпне вакытында чыгармаулары ачыкланган.

30 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән

Химик катнашмалар белән эшкәртү – кимерүчеләр һәм талпаннар санын киметүнең төп нәтиҗәле чарасы. Марина Патяшина шул турыда да искәртеп узды.

«Ел саен бу максатларга республика бюджетыннан уртача 30 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә, 11 мең гектардан артык ачык территория эшкәртелә», – ди ул.

Республика районнары башкарма комитетлары һәм Роспотребнадзор ел башында эшкәртелергә тиешле территорияләрне билгели. Болар – кешеләрнең күпләп ял итү урыннары, җәйге сәламәтләндерү лагерьлары, ял базалары, зиратлар. Шулай ук торак пунктлар тирәсе эшкәртелә.

Баш санитар табиб сүзләренчә, кипкән үсемлекләрдән чистартылмаган, чүп күп булган урыннарны кимерүчеләргә каршы эшкәртү нәтиҗәле түгел. Мондый урыннарда күселәр үрчеп ята ала.

Эшләрне башкаручыларны билгеләү буенча конкурслар, кагыйдә буларак, 1 апрельгә кадәр төгәлләнә. Марина Патяшина мондый эшләрне май азагына кадәр үткәрергә кирәген аңлатты, чөнки соңрак эшкәртүнең файдасы юк – кимерүчеләр үрчергә өлгерә. Көзге эшкәртү октябрь уртасына кадәр үткәрелә, болай эшләгәндә, тычканнар һәм күселәр кышлауга күп санда китәргә өлгерми кала.

Санитар ведомство җитәкчесе искәртеп узганча, ел дәвамында башкарма комитетлар, вәзгыятьне исәпкә алып, кирәкле урыннарда өстәмә эшкәртү эшләре үткәрә ала.

Быел Татарстанның дүрт районында кимерүчеләргә каршы эшкәртү буенча контрактлар соңга калып төзелгән. Патяшина билгеләп үткәнчә, соң башлану сәбәпле, эшнең нәтиҗәлелеге зыян күрә.

«Икенче проблема – эпидемиягә каршы чараларның башка төрләренә бүлеп бирелгән акчаларның тотылмыйча калуы һәм аларны эшкәртү өчен файдаланмау. Мәсәлән, Лаеш һәм Минзәлә районнарында күп булмаган күләмдә акча калды, аларга көзен 90 гектарга якын территорияне эшкәртергә мөмкин иде, һәм бу артык булмас иде», – дип билгеләп үтте ул.

Казан үзәге аерым контрольдә

Марина Патяшина Казанда кимерүчеләр проблемасы кискен калуын белдерде. Аны хәл итү өчен Роспотребнадзор Башкарма комитет белән һәрдаим хезмәттәшлек итә. Дүрт ел ташландык биналар һәм кимерүчеләрнең тормышы өчен идеаль шартлар булган территорияләр җентекләп эшкәртелгән.

Патяшина сүзләренә караганда, кимерүчеләрнең саны эшкәртү урыны-урыны белән алып барылганга, яки бөтенләй мондый эшләр башкарылмау аркасында арткан.

Быел Казанда беренче тапкыр 14 парк һәм сквер, шулай ук Казан үзәгендә 627 объектта кимерүчеләрне юк итү өчен территорияләрне берәр кат эшкәрткәннәр.

«Бу чара нәтиҗәле булды. Эшкәртелгән объектларда һәм кимерүчеләр ачыкланган территорияләрдә үткәрелгән контроль экспертиза хайваннарны ачыкламады. 21 апрельдән соң Казанның үзәк өлешендә яшәүчеләрдән кимерүчеләр турында мөрәҗәгатьләр килмәде», – дип билгеләп үтте ул.

Әлеге эшкәртүләр вакытында ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Казан үзәгендәге 338 объектның, шул исәптән 188 торак йортның эшкәртү буенча килешүләре булмавын ачыклаган. Тик шулай да, кимерүчеләр элегрәк эшкәртелгән объектларга да кире кайта ала.

«Шуңа бәйле рәвештә тиешенчә эшкәртүне оештыру эшен дәвам итәргә кирәк, һәм без бу объектлар адресына кисәтүләр бирәчәкбез», – дип ассызыклады Патяшина.

Тычкан, талпан чирләреннән ничек сакланырга?

Баш санитар табиб республиканың бөтен территориясен талпаннардан һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртеп булмавын әйтә. Шуңа күрә шәхси профилактика чараларын үтәү мөһим.

«Тычкан бизгәге һава аша, тузан белән күчә ала. Шуңа күрә кыштан соң дача йортларын тузан күтәрелә торган итеп җыештырмаска кирәк. Корган агачлар, чыбык-чабык белән эш иткәндә, шәхси саклану чараларын кулланып – битлек һәм пирчәткәләр киеп кенә эшләргә киңәш ителә», – ди республика ведомство җитәкчесе.

Кимерүчеләр кермәсен өчен ашамлыкларны ябып сакларга, тычкан яки күсе эзләре калса, ризыкларны ашамаска кирәк.

Марина Патяшина урманга ял итәргә дөрес итеп киенеп барырга киңәш итә. Талпаннарны куркыта торган махсус сыеклыклар кулланырга, һәр 15-20 минут саен гәүдәне тикшереп торырга кирәк.

«Әгәр дә сезгә талпан кадалган икән, аны дөрес итеп алырга кирәк. Талпанны табиб алса, яхшырак. Аннары талпаннарны Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Талпан зарарланган булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, профилактик дәвалау мөһим», – дип сөйләде Патяшина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100