Татарстанга БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүне Мурашко контрольдә тота
Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Түбән Камага беспилотниклар һөҗүменнән зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүне контрольдә тота. Бу хакта министр ярдәмчесе Алексей Кузнецовка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Түбән Камада зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне шәхси контроленә алды», – дигән Кузнецов.