Бүген иртән Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә иде. Россия Оборона министрлыгы Татарстан территориясендә Украина БПЛАлары юк ителү турында хәбәр итте. Ведомство мәгълүматлары буенча, 31 июльгә каршы төндә Россия төбәкләре өстендә барлыгы 371 дошман беспилотнигы юк ителгән.
Иртән Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәрдә БПЛА бәреп төшерелү турында хәбәр итте. Бу хакта шәһәр башлыгы Макс мессенджерында язды.
«Бүген иртән Түбән Камада һава һөҗүмнәреннән саклану системасы БПЛАны юк итте. Барлык хезмәтләр дә оператив эшләде. Объектлар җимерелү очраклары һәм зыян күрүчеләр юк. Технологик процессларга зыян килмәде», - дип хәбәр итте ул.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр иткәнчә, логистик үзәккә БПЛА һөҗүме кире кагылган.
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, дошман БПЛАларының Татарстанга массакүләм һөҗүме нәтиҗәсендә корбаннар һәм җимерелүләр юк.
«Беспилотниклар сәнәгать объектларына да, гражданлык объектларына да һөҗүм итәргә тырышты. Һава һөҗүмнәренә каршы системаларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә һөҗүм кире кагылды», - дип хәбәр итте ул.