Әлмәт районының Миңлебай станциясе поселогында янгын сүндергәндә 60 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.
Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе фаразы буенча, ир-ат тәмәке кабызган килеш йоклап киткән. Тәмәкедән чыккан ут кирпеч йортка терәп салынган агач корылманы тулысынча камап алган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Гадәттән тыш министрлыгы белгечләре тәмәке тарту өчен махсус урын булдырырга, көл савыты кулланырга һәм беркайчан да яткан килеш тәмәке тартмаска киңәш итә.
«Янгын чыкса, 101 номерына шалтыратыгыз», — дип искәртә ведомство.