Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

#ТатарстандаЯсалган: «Ак Барс» киләсе уен сезонына яңа концепция тәкъдим итте

Үткән сезон җанатарларга «843» бренды белән истә калган иде.

news_top_970_100
#ТатарстандаЯсалган: «Ак Барс» киләсе уен сезонына яңа концепция тәкъдим итте
"Ак Барс" видеосыннан скриншот

Сезон башланырга бер көн калып бара. 2 сентябрь көнне яңа сезон «ЦСКА» — «Ак Барс» уены белән башланып китәчәк.

Бүген исә Казан клубы җанатарларга үзенең яңа концепциясен видео форматында тәкъдим итте. Концепция «#СделаноВТатарстане #ТатарстандаЯсалган #MadeInTatarstan» хэштеглары астында үтәчәк.

Клубның ролигы да бик кызык һәм креатив килеп чыккан. Видеода Татарстанны тасвирлаган әйберләр һәм хоккей арасында параллель уздырганнар. Мәсәлән, танылган театр артисты Ришат Әхмәдуллин тешен чистартканда, аның башы өстендә чәк-чәк килеп чыга, яисә «Казан» үзәгенең өсте түбәтәй белән алышынган.

Видео AZAT Sound Systemның «Матурым» җыры астында уза.

Җанатарлар үткән елгы концепцияләрне аңлап бетермәсәләр, «#ТатарстандаЯсалган» аларга ошый, күрәсең. Ролик астында күпләр «шедевр!», «шәп» дигән комментарийлар калдыралар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100