news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы мәктәптә балалар бәрелешеп, берсенең сөяге сынган

Тәнәфес вакытында имгәнгән 13 яшьлек үсмерне "ашыгыч ярдәм" белән хастаханәгә алып киткәннәр.

news_top
Татарстандагы мәктәптә балалар бәрелешеп, берсенең сөяге сынган
Чаллының яңа шәһәрендәге мәктәптә тәнәфес вакытында гадәттән тыш хәл була. Бу турыда "Челнинские известия"сайты хәбәр итте. 

Мәктәптә укучы 13 яшьлек малай тәнәфес вакытында имгәнә. Укучы баланы "ашыгыч ярдәм" белән хастаханәгә алып китәләр. Аның умрау сөяге (ключица) сынганы билгеле була.  

13 яшьлек үсмер тәнәфес вакытында башка малай белән бәрелешеп, травма алганын сөйли.   

Хәзерге вакытта баланың хәле ничек булуы турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар