Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы мәктәпләрнең берсендә эшләгән укытучыны 14 яшьлек үсмергә карата азгынлык кылуда гаеплиләр

Татарстан буенча Тикшерү комитеты сайтында бу ир-атның фотосурәте чыкты.

news_top_970_100
Татарстандагы мәктәпләрнең берсендә эшләгән укытучыны 14 яшьлек үсмергә карата азгынлык кылуда гаеплиләр
Казанда элек укытучы булып эшләгән ир-атны 14 яшьлек малайга карата азгын гамәлләр кылуда гаеплиләр. Аңа карата "азгын гамәлләр кылу" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте. 23 майда кичке якта Салмачы бистәсе аша 90нчы маршрут автобусында барганда, 44 яшьлек ир-ат 14 яшьлек яшүсмергә карата азгын гамәлләр кылган. Баланың сурәтләве буенча фоторобот ясаганнар. Шуннан соң аны табып, кулга алганнар. Бу кеше гаебен танымаган һәм психофизиологик тикшеренү узудан баш тарткан. Элек бу ир-ат Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән. Хәзерге вакытта Татарстанның Тикшерү комитеты экс-педагогның башка корбаннарын эзли. 

Ир-атның шуңа охшаш җинаять кылуы турында белүчеләрне Татарстан Тикшерү комитетының Идел буе районы бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Шулай ук (843) 224 92 30 телефоны аша да мәгълүмат бирергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100