news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы күлдә су алсу төскә керү сәбәбе ачыкланды

news_top

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге күлнең алсу төскә керүе сәбәбен экологлар ачыклаган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Күлдәге су алсу төскә керә башлагач, Татарстан Экология министрлыгына шикаять килә. Урынга белгечләр бара, алар су үрнәкләрен ала. Тикшерү вакытында балыклар үлү теркәлми, су өслеге алсу төстә булмый.

Экологлар суны анализлагач, фенол буенча күрсәткечләр 2,9 тапкыр артык булуы ачыклана. Бу яшел-зәңгәр суүсемнәр көчле чәчәк ату чорында була, диелә хәбәрдә.

Шулай ук сульфат һәм марганец буенча күрсәткечләр бераз арткан, бу исә республикадагы су объектларының күбесенә хас, дип тапшыра «Татарстан 24» каналы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар