Татарстандагы кроссовер "Камаз"га килеп кергән
Бүген иртән Лаеш районында «Чиста кыр — Орел» юлында коточкыч юл һәлакәте булган.
Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән.
«Черри» кроссоверы белән «Камаз» машинасы
Урынга килгән коткаручылар ишекләрне ачып, җимерелгән кроссовер салоныннан зыян күрүчене тартып чыгарган.
Шуннан соң янгын сүндерүчеләр машиналарның аккумуляторларын сүндергән.