Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы кибеттә кассир хатынга ике кыз һөҗүм иткән – видео

news_top_970_100
Татарстандагы кибеттә кассир хатынга ике кыз һөҗүм иткән – видео
видеодан скриншот

Чаллыдагы бер кибеткә килгән ике кыз кассир хатын белән сугышкан. Кызларны «хәмер урлаганнар» дип шикләнгәннәр һәм туктатканнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Әлеге вакыйга сурәтләнгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Кибет хезмәткәрләре сүзләренчә, ике яшь кыз кибеттән хәмер урлаган, дип шикләнгәннәр, аларны туктатып сораштырмакчы булганнар. Ләкин кызлар бик агрессив булып чыккан, алар кисәтү ясаган сатучының чәченә ябышканнар. Шуннан соң алар сәүдә залында идәндә ятып әүмәкләшә башлаган.

Хәзер әлеге эшне хокук саклаучылар тикшерә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100