Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы кибетләрнең берсендә крекер кабы эчендә тычкан эзләре тапканнар

Әлеге күңелсез хәлгә Казанда яшәүче ханым юлыга. Ханым сүзләренчә, крекерлар белән бергә капта кош һәм тычкан тизәгенә охшаган матдәләр була. Ябык капта экскрементларның ничек килеп чыкканын ачыкларга теләү уңышсыз тәмамлана - кибет хезмәткәрләре ханымның шикаятен кабул итмиләр.

news_top_970_100
Татарстандагы кибетләрнең берсендә крекер кабы эчендә тычкан эзләре тапканнар
Татьяна ибеттән сатып алган крекерларның кабын күрсәтте. Капны ачканнан соң, ханымның аппетиты шундук югала. Крекерлардан тыш ул анда чит предметлар да таба. Кап эчендә тычкан тизәкләре дә була. Бу хакта "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итә. 

Татьяна сүзләренчә, бу проблеманы ул супермаркет җитәкчелеге белән хәл итәргә теләгән, әмма аңлашу килеп чыкмый. 

Кибет хезмәткәрләре әлеге хәлгә карата үз фикерләрен белдерүдән баш тартканнар. Товар аларга ябык килеш килә һәм барлык шикаятьләрне Краснодар краенда урнашкан җитештерү компаниясе белдерергә кирәклеген генә әйткәннәр. Татьяна компаниянең төп офисына шикаять язган, шулай ук Роспотребнадзорга да мөрәҗәгать итәргә ниятли. 

- Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә телибез. Моның нәрсә икәнен ачыкларга кирәк, чөнки бу товар кибет киштәләрендә бар, бәлки складларда да бардыр. Аны бит кешеләр, балалар да сатып ала, - дип сөйләде Татьяна.

Казан кешеләренең элек тә азык-төлек продуктларында чит әйберләр тапканнары булды. Кемгәдер ипидән кадак тапты, шоколад конфетларында суалчаннар, шикәр кабында кош каурыйлары да табылган иде. Ә иң шау-шу куптарган хәл - ике ел элек вафли кабында презерватив табылу булгандыр. 

Әгәр сез сатып алынган товарның сыйфаты белән канәгать түгел икән, Роспотребнадзор хезмәткәрләре шикаятьне язмача бирергә киңәш итә. Моның өчен товарны сатып алган кибетнең адресын күрсәтергә, шикаятьнең сәбәбен мөмкин кадәр төгәл аңлатырга, шулай ук сатып алган товарның фото яки видеосын да гаризага теркәргә кирәк. Шикаятьне кабул иткәннән соң, Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшерү уздырачаклар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100