news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы IT-мәктәп алданган студентларга 5 миллионнан артык акча кайтарырга тиеш

news_top

Татарстанда суд Роспотребнадзорның «Эдэкс» IT-мәктәбенә карата шикаятен канәгатьләндерде. Сәбәп – белем бирү буенча сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Ачыкланганча, студентларга курслардан соң эшкә урнаштыру вәгъдә ителгән, әмма бу үтәлмәгән. Килешү шартлары үзгәртелгән, ә акчаны кире кайтару таләпләре, бигрәк тә уку өчен кредит алган кешеләрнеке, игътибарсыз калдырылган.

Суд компаниядән зыян күргән 28 кеше файдасына 5 миллион сумнан артык сумма түләтү карары чыгарды. Әлеге суммага килешү буенча түләүләр, пеня һәм мораль зыян өчен компенсация керә.

Искә төшерәбез: узган ел уртасыннан башлап «Эдэкс» ААҖга карата күп кенә мөрәҗәгатьләр килә. Кешеләр Иннополиста урнашкан Urban онлайн-университеты белән белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешү төзегән. Әмма, килешү төзегәннән соң, оешманың шартлары үзгәргән. Кулланучылар килешүне өзү турында карар кабул иткәч, әлеге учреждение алар белән элемтәгә чыкмый башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар