Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы иң мәшһүр татар авыллары (исемлек) – 2

Татарстанның танылган татар авылларын барлауны дәвам итәбез. Аларның кайберсен шунда туып-үскән артист-язучылар, икенчеләрен – көрәшче хатын-кызлар, ә өченчеләрен, ышанмассыз, пычрак таныткан.

news_top_970_100
Татарстандагы иң мәшһүр татар авыллары (исемлек) – 2

Интертат электрон газетасы тәкъдим иткән "Татарстанның иң мәшһүр авыллары" исемлеге укучыларның кайберләрендә дәгъва тудырды. "Нигә безнең авыл да бу исемлеккә кермәгән" диючеләр шактый булды. "Татарстанның иң мәшһүр татар авыллары-2" укучыларыбызның фикерләрен исәпкә алып төзелде.

1. Кушлавыч





2. Күгәрчен



Татарстанның Балык Бистәсе районындагы бу авылга 1367 елда нигез салынган. Риваять буенча, Агамкол бабай белән аның улы Хуҗамкол Суша исемле елга буенда ял итәргә туктыйлар. Шулчак чишмә янына кояшта түшләре җемелдәп торган күгәрченнәр төшеп куна. Шуннан соң булачак авылга Күгәрчен исеме кушканнар да. Бу җирлек танылган татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган авылы. Моннан тыш Күгәрчен авылында беренчеләрдән булып (төгәлрәк – 1986нчы елдан бирле) Сабантуйларда хатын-кызлар бил алыша. Хәзер, алардан үрнәк алып, Татарстанның башка район Сабан туйларында да хатын-кызлар көрәше уза.

Бүген авылда 1000нән артык кеше яши. Үсемлекчелек, терлекчелек, сөтчелек, сарык асрау белән шөгыльләнә авыл халкы. Сүз уңаеннан, күрше Башкортостан республикасында да Күгәрчен исемле авыл бар.

3. Имәнкискә



Татарстанның Лаеш районындагы әлеге авыл Кама елгасының уң як ярында урнашкан. Биредә 600дән артык кеше яши. Авылга XII гасырда ук нигез салынган дип фаразлана. Риваятьләр буенча, җирлекнең исеме аның беренче кешесе – Имәнкол исемле бабайдан алынган. Икенче бер версия буенча, авыл элеккеге имәнлектә урнашкан. Имәнкискә – тарихи урын буларак билгеле. Биредә болгарлар яшәгән. Авылның төньяк-көнбатышында бу мәгълүматны дәлилләүче фактлар да бар. Борынгы торак пункт тулысынча диярлек сусаклагыч астында калса да, кайбер җирләрдә элеккеге корылмаларның (йортлар, учак ягу урыннары, баз, идән аслары) калдыклары барлыгы теркәлгән. Археологик табылдыклар арасында XIV-XVI гасырга караган тәңкәләр, XII-XV гасырга караган болгар керамикасы үрнәкләре, чуен казан кисәкләре, тимер йозаклар, сугыш (ук һәм сөңге очлары) һәм эш кораллары бар.

Имәнкискә – Казаннан олы юл өстендә беренче татар авылы да әле ул. Аңа кадәр дә, аңардан соң да рус авыллары урнашкан. 1552нче елдан соң, ягъни Явыз Иван басып алганнан соң, Казан тирәсендәге олы юллар өстендә, 60 чакрым радиуста, татар авыллары булмаска тиеш дигән фәрман чыга. Ә Имәнкискә 59нчы чакрымда. Моның да риваяте бар. Имеш, борынгы заманнарда ук, авылда ике рус гаиләсе яшәгән. Алар татарлар белән бик дус, тату булган. Балалары бергә уйнап, татарча сөйләшеп үскән. Аксакаллар русларга тияргә кушмаган, алардан безгә зур файда булыр, дип калдырганнар. Татарларны көчләп чукындыру башлангач, чыннан да русларның файдасы тия. Халыкны чукындырырга килгән миссионерлар авылның беренче йортына керсә – анда аларны ипи-тоз, иконалар белән каршы алалар һәм бу авылда урыслар яши дип, озатып чыгарып җибәрәләр. Шулай итеп, Имәнкискә Казаннан олы юл өстендә беренче татар авылы булып кала.

4. Чынлы



Татарстанның Чүпрәле районындагы иң зур авылларыннан берсе. Биредә мең ярымга якын кеше яши. Кече Чынлы авылына XIV йөзнең ахыры – XV йөзнең башында, ягъни Казан ханлыгы заманында нигез салынган. Ни өчен Кече Чынлы дип аталуы турында исә халык телендә берничә риваять йөри. Чынлы чин (сан, дәрәҗә) дигән сүздән килеп чыккан дигән фикер бар. Янәсе, бу җирләр чинлы кешегә бирелгән булган. Чынлы (Цыльна, Цильна) инеше исеменнән алынган дигән фикер дә яши. «Чынлы» сүзе русча «целина» — «үзләштерелмәгән чирәм җир» сүзеннән килеп чыккан дип тә әйтәләр. Элекке заманнарда бу тирәләр чирәм җир булган. Тора-бара монда халык килеп урнаша башлый, авыллар оеша.

Кече Чынлы тарихы бәрелешләргә бай. Авыл халкы Пугачев һәм башка баш күтәрүләрдә катнашкан. Авылның бер басуын Пугачев кыры дип атыйлар да әле. Монда Емельян Пугачев гаскәре белән ял итәргә туктаган, дип сөйлиләр.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов һәм филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов та шушы авылда туып үскәннәр.

Чынлы авылын танытучы тагын бер нәрсә – Әлфия Афзалова башкаруындагы “Туган авылыма” җыры. Ул Мостафа Ногман белән Сара Садыйкованың уртак иҗат җимеше:
Чынлы суы җәелеп ага,
Язгы ташкыннар килсә;
Ташкыннар кебек шаулашып,
Авылымда яшьләр үсә.
Туган авылым минем каршымда,
Күңелем һаман омтыла шунда.

5. Яуширмә



Яуширмә – Татарстанның Чистай районындагы Кутлушкино авылының элекке атамасы. Бүген биредә 700дән артык кеше яши. Җирлек турында беренче тапкыр 16нчы гасыр басмаларында искә алына. Авылның исеме турында риваятьләр бик күп. Берсе буенча Яуширмә – яудан саклаучы дигәнне аңлата. Элек биредә урман һәм сазлыклар арасында күченеп йөрүче татарлар яшеренә торган булган. Алар православие динен кабул итәргә теләмичә, миссионерлардан качып йөргән. Шуңа Яуширмә – 400 еллык тарихы буена татар мәдәнияте учагы булып торган да. Авылның беренче кешесе Котлы Мөхәммәт исемле бабай булган, руслар аны Кутлуш бабай дип йөрткән, саланың Кутлушкино дип аталуы шуннан, диләр. Тагын бер версия буенча, авылның иң беренче исеме – Кәләй Кече Бухта дип аталган. Анысы салага нигез салучы Морат бабайның улы исеменнән алынган, диләр.

Ярар, эш анда түгел. Авылныкы ничек кенә булмасын, аны танытучы кешенең исеме бер генә. Ул – татар мәгърифәтчесе, язучы, журналист, мөхәррир, драматург, публицист Гаяз Исхакый. Татар милләте өчен җан атып йөргән әдипне 1919 елда илдән куалар, ул озак еллар Европа һәм Азиядә яши, Истанбулда җирләнгән. Яуширмәдә Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль комплексы бар.

6. Тигәнәле



Татарстанның Алексеевск районында Зур, Урта һәм Түбән Тигәнәле авыллары бар. Аларның тарихы XVIII гасырга барып тоташа. Башта бу авылларда татар, чуаш, мордва милләте вәкилләре яшәсә дә, XIX гасыр ахырына башкалар аерылып чыгып, татарлар гына кала. 1898 елга аларның гомуми саны 6000гә якынлашкан. Аксакаллар сөйләвенә караганда, авылны икегә аерып торган елга буенда тигәнәкләр күп үскән, авыл шуңа да Тигәнәле дип аталган. Шулай ук халык арасында авылга Тиганаев фамилияле кеше нигез салган дигән фикер дә бар. Бу кешенең ике энесе булып, алар, гаилә коргач, күршедәге Урта Тигәнәле һәм Түбән Тигәнәле авылларын нигезләгәннәр. Сүз уңаеннан, Зур Тигәнәленең халык телендә Иске авыл дип йөртелүе дә игътибарга лаек. Димәк, авыллар арасында Зур Тигәнәле борынгырак.

Әлеге авыллар нәрсәсе белән танылган соң? Бу җирләрдә археологлар борынгы һәм соңгы болгар чорларына кагылышлы экспонатлар тапкан. 8-10нчы гасырларга караучы археологик һәйкәлдә 150дән артык каберлек барлыгы ачыкланган. Андагы кешеләрне тәңречелек йолалары буенча соңгы юлга озатканнар. Сугышчылар атлары һәм төрле әйберләр (керамик савыт-саба, кылыч, ук һәм сөңге очлары) белән бергә күмелгән.

7. Бәкер



Бу исемне атауга күпләр аның Татарстанда, Лениногорск районындагы авыл икәнне белмидәдер. Чөнки авылның данын шушы исемдәге шифаханә еракларга тарата. Аны – татар җиренең энҗесе дип тә атыйлар. Бәкердәге күкертле, бакырлы, сульфат-натрий-магний минераль сулы чишмәләрнең, аларның сулары җыелган болындагы ләмнең шифалы икәне тирә-якта гына түгел, хәтта чит илләргә дә билгеле. Шифаханәнең барлыкка килүе турында бер-берсенә охшаш берничә легенда яшәп килә. Менә шуларның берсе.

Бер татар ханының ат көтүе булган. Көннәрнең берендә хан йончыган һәм картайган атларын сазлыкка куып кертергә әмер бирә. Аларның бик тиз арада хәлләнүен, сихәтләнүен күреп, хезмәтчеләр гаҗәпкә кала. Атлар яшәреп, көч туплап, матурланып хуҗаларына кайталар һәм ханга озак еллар хезмәт итәләр. Шул вакыттан бирле сазлык табигый шифаханәгә әверелә. Бу сазлык ләме белән җирле халык кына түгел, хәтта чит мәмләкәт кешеләре дә элек-электән сихәт алып китә.

Ә Бәкер авылына килгәндә, риваятьләргә караганда, аңа XVIII гасыр уртасында Бәкер карт (Әбүбәкер Солтанов) нигез салган, исеме әнә шул кешегә бәйле. Авыл озак еллар буе бәләкәй генә сала булып яши. Хәзерге көндә Бәкер авылында Бәкер картның тугызынчы буын балалары яшәп ята.
“Бәкер шифаханәсендә дәваланып, көч туплап кайткан Рәсәйлеләр гомер онытмыйлардыр дип уйлыйм инде Бәкерне. Культура өлкәсендә хезмәт итүчеләр, нефтьчеләр һәм башка профессия кешеләре бигрәк үз итәләр бит аны. Рәсәйнең һәр төбәгеннән килә бит анда халык. Тау битендә көтүе белән йомранга охшаш җәнлекләрнең Татарстанда шул төбәктә генә икәнен ишетергә туры килде (русчасы сурок ахыры аның),” – ди укучыбыз Наил Гатауллин.

8. Кече Кайбыч


Татарстанның Кайбыч районындагы бу авылда 500гә якын кеше яши. Аңа XVI гасыр башында Хәйбуч атлы кеше нигез салган, диләр. Абзый һәр яңа туган улына үз исемен куша барган. Аларны Олы, Урта һәм Кече дип аера торган булган (бүген Олы һәм Кече Кайбычлар – Кайбыч районына, ә өченчесе “Урта” дигәне төшеп калып, Буа районына керә). Әлеге авылны республикага күренекле опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкая таныта.

Ул Уральск шәһәрендә 1905 елның 21 маенда, атаклы татар мәгьрифәтчесе Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин гаиләсендә дөнъяга килгән. Аның әтисе Мотыйгулла хәзрәт Кече Кайбычта туып-үскән, Каһирәдә белем алган, “Мотыйгыя” мәдрәсәсен оештырып, анда мөдәррислек һәм мөгаллимлек иткән. Габдулла Тукайны үз канаты астына алып, аңа ныклы белем, тәрбия биреп, татарны мәгърифәтле, мәдәниятле, бөек шагыйрьле иткән шәхес. Әтисенең туган җиренә хөрмәт йөзеннән, Галия Кайбицкая тәхәллүсен ала.

9. Морзалар


Татарстанның Апас районы составына керүче бу авылда 500ләп кеше яши. Шушы авылда туып-үскән җырчы Равил Булатов туган җире Татарстанның мәшһүр авыллар исемлегенә керергә лаек, дип саный. “Авылны, Казан алынганнан соң, Макыл авылыннан булган Үрәки Морза атлы кеше нигезләгән. Ул чукындыру сәясәтеннән качып, Зөя елгасы буйлап килгән һәм монда төпләнеп калган. Нәселе буыннан-буынга укымышлы булган.

Революциягә кадәр үк Буа мәдрәсәсендә директор, мөгаллим булып эшләгән аталы-уллы Хәсәновлар, Ленинград шәркый университеты профессоры, фәннәр докторы, атаклы шәрыкъ галиме, 19 яшеннән Коръәнне яттан белүче, Сталинның үзенә турыдан-туры каршы чыккан галим Муса Бигиевнең кияве, үзе дә М.Бигиевнең фикердәше булганы өчен репрессиягә эләккән, заманында күп кыенлыклар аша, дингә, фәнгә тугрылык саклаган, үзеннән соң киләсе буынга бетмәс-текәнмәс рухи-гыйльми байлык калдырган күренекле якташыбыз-авылдашыбыз Габдрахман Таһирҗанов белән горурланабыз,” – ди ул.

10. Түбән Сон



Тагын бер укучыбыз – Ренат Шәфигуллин – үзенең туган авылы Татарстанның Мамадыш районы Түбән Сон авылы да бу исемлектә булырга тиеш, дип уйлый. “Туган җирем гүзәл бер урында – таулар астында урнашкан. Авылыбызның бер читеннән Сон елгасы ага, авылны икегә бүлеп торучы инеш тә шул елгага барып тоташа. Түбән Сонның кай читенә генә чыкма – анда чишмәләр, яшел чирәмле болыннар,каенлыклар дисеңме – күңелгә хуш килерлек бар да бар! Авылыбыз да зур, яшәр өчен барлык социаль объектлар да бар. Авылыбыз елдан-ел яшәрә...” – ди ул.

Җирлектә бүген 600ләп кеше яши. Ә тарихка күз салсак, авылга Габдрахман атлы кеше нигез салган, диләр. 1687 елга караучы язмалардан күренгәнчә, биредә 33 хуҗалык булган. Халкы гомер буе җир эшкәртү, терлекчелек белән шөгыльләнгән.

Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100