news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы фатирда ванна астында хатын-кыз кулы тапканнар

Кул чугы биредә ике ай чамасы ятуы ачыкланган.

news_top
Татарстандагы фатирда ванна астында хатын-кыз кулы тапканнар
https://pixabay.com

Чаллыда яшәүче ир-ат күршесенең фатирына кергән һәм биредә ванна астында билгесез кешенең кул чугын тапкан. Аннары ул полициягә хәбәр иткән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Белгечләр ачыклаганча, хатын-кызныкы булган кул чугы биредә ике ай чамасы яткан.

Коточкыч табылдык ЗЯБ бистәсендәге 18 нче комплекстагы йортларның берсендәге фатирда була. Биредә 73 яшьлек ир-ат яши. Фатирда антисанитария була, тараканнар чабышып йөри.

Тикшерү эшләре башланган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар