Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы давылда һәлак булучы бар: гарасат хроникасы

Хатын-кыз ни булганын карарга урамга чыккан булган, шул вакытта аның өстенә түбәнең бер кисәге килеп төшкән.

news_top_970_100
Татарстандагы давылда һәлак булучы бар: гарасат хроникасы

Мөслимдә «Находка» кибетенең түбәсе шунда эшләүче 35 яшьлек кибетче өстенә килеп төшкән. Алган җәрәхәтләрдән кибетче үлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат секретаре Айгөл Сәлимҗанова "Татар-информ"га хәбәр иткәнчә, хатын-кызны Мөслим Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Ул 17.23 сәгатьтә алынган җәрәхәтләрдән үлгән.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гарасат китергән зыян турында сөйләде.

Казанда давыллы җил Тукай урамында урнашкан кече бизнес көллиятенең түбәсен кубарып ташлаган. Шулай ук Тинчурин исемендәге театр һәм Тарпищев исемендәге Теннис академиясе түбәләренә дә зыян килгән. Казанда начар һава шартлары аркасында 27 мең кеше утсыз калган.

Татарстан башкаласында кубарылып ташланган түбәләр 12 машинага зыян салган. 3 автомобильгә агач ауган.

Яшел Үзән районында берьюлы 7 торак пунктта ут сүндерелгән, шулай ук Яшел Үзән шәһәрендә йортларда да өлешчә ут юк. Кызыл Яр авылында ташландык бина өлешчә җимерелгән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 2 кеше зыян күргән, берсе — бала. Зыян күргән хатын-кыз белән яшүсмерне Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Аларның гомеренә куркыныч янамый. «Горьковец» балалар лагерендә берничә агач ауган. Балалар зыян күрмәгән.

Республиканың Биектау районында давыл 457 яши торган 4 торак пунктны утсыз калдырган.

Лаеш районында 1200 кеше яши торган 2 торак пунктта электр уты юк. "Мишә" бакчачылык ширкәтендә бакча йортының түбәсен алган.

Менделеевск районының өч торак пунктында (621 кеше) электр уты бирелгән.

Байлар Сабасы районында көчле җил бер шәхси йортның түбәсен алган. Зыян күрүчеләр юк.

Татарстанның Кукмара районында 6 социаль объект утсыз калган. Шулай ук 3 торак пунктта (432 йорт) электр уты сүндерелгән.

Балтач районында әлегә 273 кеше утсыз. Республиканың Балык Бистәсе районында 284 йортта электр уты өзелгән. Әлмәт районында 16 йортта ут юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100