Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы бер авылда сарайда тугыз айлык бала мәете тапканнар

news_top_970_100
Татарстандагы бер авылда сарайда тугыз айлык бала мәете тапканнар
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Татарстанның Балтач районы Ярак-Чурма авылында 9 айлык бала сарайда үлгән. Баланы 6 сәгатькә шунда калдырган булалар. Баланың мәетен 5 июльдә, кичке җиделәр тирәсендә тапканнар, дип яза «Mash Iptash» телеграм-каналы.

Якынча мәгълүматлар буенча, сарайда караңгы һәм салкынча булгач, әнисе баланы шунда йокларга калдырган була. Көндез йоклатып җибәрә, аннан кичкә таба гына килеп карый. Баланың тын алмавын аңлагач, «ашыгыч ярдәм» чакырта. Тик соң була, әлегә баланың үлем сәбәбен ачыкламаганнар.

Баланың әнисенә 44, әтисенә 64 яшь, аларның тагын 8 баласы бар.

Баланың тәнендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Полиция «Саксызлык буенча кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100