news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы бер авылда мәчет бөтенләй янып беткән

Фаҗига кыска ялганыш аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

news_top
Татарстандагы бер авылда мәчет бөтенләй янып беткән

Бүген көндез Ютазы районының Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы булу сәбәпле, имам ут чыкканын күрми калган. Ялкын агач мәчетне бик тиз чолгап алган. Мәчет бөтенләй янып беткән диярлек, аны яңарту да мөмкин түгел.

Агентлык чыганагы сүзләренчә, имам инде өч көн өендә үз-үзеңне изоляцияләүдә була. Ул беркая да чыгып йөрми һәм мәчеткә ут капканын да күрми кала.

Фаҗиганең якынча версиясе буенча, мәчеттә электр үткәргечләрдә кыска ялганыш булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар