news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы бер авылда ир үз хатынын кыйнап үтергән

Табын янында утырганда талаш килеп чыга.

news_top
Татарстандагы бер авылда ир үз хатынын кыйнап үтергән

Аксубай районының Яңа Илдерәк авылында бер ир-ат үз хатынын үтергәнче кыйнап ташлаган. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

7 октябрьдә 39 яшьлек хатын үлеме турында полициягә хәбәр килә. Хатынны кыйнауда шикләнеп аның 42 яшьлек ирен тоткарлыйлар. Бу ир-ат моңарчы да хөкем ителгән була.

Фаҗиганең ничек килеп чыкканын ир үзе сөйләгән. Табын артында утырганда көнчелек аркасында талаш чыга. Бәхәсне ир-ат үзенчә хәл итә: хатынга йодрыклары белән ташлана. Ул хатынының төрле урыннарына суга.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, кыйналган хатын урында ук җан бирә.

Хатынын үтергәнче кыйнаган ирне 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар