Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы бер авылда халык концертта булганда ике катлы йорт янып беткән

Көндезге икеләр тирәсендә авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган концерт булган. Шул вакытта бер йортта янгын чыккан.

news_top_970_100
Татарстандагы бер авылда халык концертта булганда ике катлы йорт янып беткән

Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында көндезге икеләр тирәсендә янгын чыккан. Ике катлы йорт ярты сәгать эчендә янып беткән. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Бу вакытта авыл халкы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган концертта булган. Янгын хәбәрен ишеткәч, халык ярдәмгә чапкан. Ләкин йортны саклап кала алмаганнар. Бу вакытта йорт хуҗасы — эштә, бер улы — мәктәптә, икенчесе ишегалдында булган. 

Балалар 7 һәм 9 сыйныфларда укый. Аларның киемнәре, уку әсбаплары янып беткән. Яңа йорт салу өчен күп акча һәм вакыт кирәк. Авыл халкы кулдан килгәнчә ярдәм итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Мәктәптә бераз акча җыйдык. Авыл җирлеге 50 мең чамасы ярдәм итәр. Депутатлар хуплар», — дип сөйләгән Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100