news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы банк җитәкчесенең хатыны юл һәлакәтендә үлгән

Мәрхүмә Эльвира Хәмидуллина да "Автоградбанк" директорлар советы әгъзасы булган.

news_top
Татарстандагы банк җитәкчесенең хатыны юл һәлакәтендә үлгән
Татарстандагы "Автоградбанк" директорлар советы рәисенең хатыны Эльвира Хәмидуллина юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыдагы мәгълүматны "Татар-информ"га "Автоградбанк"та раслаганнар.

Авария Йошкар-Ола-Яшел Үзән юлының 66 нчы чакырымында булган. "Тойота" машинасы 44 яшьлек хатынны таптаткан. Хатын-кыз машина алдыннан юл аша йөгереп чыгып бара торган булган. Алган травмалардан хатын урында ук үлгән. Табиблар ярдәм күрсәткәч, иномарка йөртүчене өенә җибәргәннәр, дип хәбәр иткән Мари Эл буенча ЮХИДИ.

"Автоградбанк" коллективы директорлар советы рәисе Павел Сигалның кайгысын уртаклаша. Эльвира Хәмидуллина үзе дә директорлар советы әгъзасы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар