news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы авылда берьюлы утыз сарай янган

Авыл халкы сарайларга ут төрткәннәр дип фаразлый.

news_top
Татарстандагы авылда берьюлы утыз сарай янган
Лаеш районының Габишево авылында 14 сентябрьдә иртәнге бишләр тирәсендә янгын чыккан. Берьюлы утыз сарай янган. Бу турыда "Татарстан 24" каналы хәбәр итте.

Кешеләр чиләкләр белән утны сүндерергә тырышып караган. Бәхеткә, ут йортларга күчмәгән. Сарайлардагы хуҗалык кирәк-яраклары, йорт хайваннары янган. Резедә исемле хатын канал журналистларына 30 үрдәге, Геннадий исемле ир Каштанка исемле эте януы турында сөйләгән.

Авыл халкы янгын сәбәбен үзенчә фаразлый. Сарайлар булган урыннарны күпкатлы йортлар төзү өчен бушату максатыннан ут төртеп яндырганнар, ди алар.

Сарай өчен җир кишәрлекләрен аларга кош фабрикасы биргән булган. Әмма хәзер район хакимияте бу сарайларны милек итеп рәсмиләштерергә рөхсәт бирми, дип зарлана биредә яшәүчеләр.

Тагын ут төртмәсеннәр өчен авыл халкы кизү тору оештырырга җыена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар