Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы авылда бер ир хатынын базга бикләп, кыйнап һәм көчләп торган

Ир чокыр казыган һәм хатынны шунда күмеп кую белән янаган.

news_top_970_100
Татарстандагы авылда бер ир хатынын базга бикләп, кыйнап һәм көчләп торган
https://pixabay.com

Татарстанның Нурлат районындагы Киекле авылында яшәүче ир-ат хатынын кыйнап, көчләп торган, базга бикләп куйган. Хәзер аны хөкем итәләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Быел яз көне бу ирнең хатыны аерылышырга кара кыла. Ул һаман талашып торудан туя. 29 яшьлек ир бу хакта белеп алгач, исереп кайта, хатынын кыйный һәм базга бикли. Берничә сәгатьтән ул хатынын баздан чыгара, өйдән чыкмаска, башка кешеләр белән аралашмаска куша. 

Ир чокыр казый. Әгәр үлсә, хатынны шунда күмеп кую белән яный. Аннары ир-ат хатынын тагын кыйный, куллары белән суга, аяклары белән типкәли, урындык белән суга.

Ир хатынын берничә көн дәвамында берничә тапкыр базга ябып тота, кыйный, көчли. Ул хатынның аягын пычак белән яралый. Шуннан соң хатын качып котылу җаен таба. Яраланган хатын танышына мөрәҗәгать итә, хастаханәгә алып баруны үтенә. Аннары ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Ир гаебен өлешчә генә таный. Аңа карата «законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү, үтерү белән янап көчләү» маддәләре буенча җинаять эше ачыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100