news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы коточкыч авариядә машина яньчелеп беткән, йөртүчесе үлгән

news_top
Татарстандагы коточкыч авариядә машина яньчелеп беткән, йөртүчесе үлгән
шаһитлар

Кичә Азнакай районында юл һәлакәтендә бер ир-ат үлгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Биредә «Лада Гранта» һәм Chevrolet машиналары бәрелешә. Машиналарның берсе юл кырыена төшеп китә. Chevrolet автомобиленең ярты кузовы диярлек яньчелеп бетә.

Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, Chevrolet машинасын йөртүче һәлак булган. «Лада Гранта» йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар