Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстандагы авариядә әбисе, бабасы үлгән, әнисе бик авыр хәлдә яткан яшүсмер могҗиза белән исән калган

Әбисе, бабасы, яшүсмер һәм аның әнисе утырган "семерка" машинасы "Камаз"га бәрелгән.

news_top_970_100
Татарстандагы авариядә әбисе, бабасы үлгән, әнисе бик авыр хәлдә яткан яшүсмер могҗиза белән исән калган
Түбән Кама районында 7 сентябрьдә булган юл һәлакәтендә Россиядә эшләнгән машинаны йөртүче пенсионер каршы як полосага чыккан. “Семерка” җиңел машинаcы“Камаз” белән кара-каршы бәрелешеп, ике кеше һәлак, бер кеше хастаханәдә. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Җиңел машинаны йөртүче 68 яшьлек ир-ат һәм аның янында утырган 70 яшьлек хатыны урында ук үлгән. Салонда барган 14 яшьлек улы белән аның 41 яшьлек әнисен хастаханәгә озатканнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

41 яшьлек пассажир хатын бик күп травмалар алган. Хәзер ул аңына килгән, аралаша башлаган. Тик әлегә ул реанимациядә ята. Бу хатын-кызга берничә операция ясаганнар. Табиблар хәлен катлаулы дип бәяли, аның сөякләре, эчке органнары имгәнгән.

Яшүсмерне “күлмәк эчендә туган” диләр. Баланың уң яктагы бөере генә бәрелеп имгәнгән. Аңа операцияләр ясыйсы булмаган. Тик балага хәзер психологлар ярдәме кирәк. Ул берьюлы әбисен һәм бабасын югалткан, әнисе авыр хәлдә хастаханәдә ята.

“Камаз” йөртүче кеше сүзләренчә, җиңел машина каршы як полосага кисәк кенә килеп чыккан. Ике машина да каты итеп тормозга баскан, тик бәрелешүне булдырмый калу мөмкин булмаган. 68 яшьлек йөртүченең каршы якка килеп чыгуы сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак.

Җиңел машинадагы 4 кешенең дә саклау каешлары эләктерелгән булган. Икенче төркем инвалид булган машина йөртүченең штрафлары да юк. Страховка, техосмотр кәгазьләре – барысы да тәртиптә, диелгән телеканал хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100