Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда зур тизлектә бара торган Lexus, юл кырыена чыгып, берничә тапкыр әйләнгән

news_top_970_100
Татарстанда зур тизлектә бара торган Lexus, юл кырыена чыгып, берничә тапкыр әйләнгән
Валентин Кулагин

Кичә Чаллы янында авариягә очраган Lexus йөртүчесе һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Фаҗига кичке уннар тирәсендә була. Чаллы – Водозабор трассасыннан зур тизлектә бара торган машина юл кырыена чыгып оча.

«Татар-информ» хәбәрчесе урыннан хәбәр иткәнчә, машина йөртүчесе идарәсен югалта, каршы як полосага чыга, аннары юл кырыена төшеп китә һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана.

Җиңел машинаның саклык мендәрләре ачыла, кузовы бөтенләй диярлек җимерелеп бетә, тәрәзәләре ватыла.

«Авариядә машинаның 43 яшьлек йөртүчесе имгәнә, ул ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Фаҗига сәбәпләре ачыклана», – дигән Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Шамил Ганиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100