Татарстанда зур биеклектән юл кырыена төшеп ауган үзбушаткыч йөртүчесе үлгән
Volvo үзбушаткычының 27 яшьлек йөртүчесе тайгак юлда идарәсен югалткан.
Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә Кайбыч районының Кошман авылы янында юл һәлакәте була. Биредә үзбушаткыч машина юл кырыена төшеп ауган. Йөртүче ир-ат үлгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Шаһитлар сүзләренчә, Volvo үзбушаткычын йөртүче тайгак юлда идарәсен югалткан.
«Татарский феномен» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, үзбушаткыч машина М12 трассасы төзелешендә эшли. Машина зур биеклектән төшеп китә һәм ава. Мәрхүм йөртүчегә 27 яшь булган.
Телеграм-канал ике көн элек кенә М12 юлы өчен Идел аша күпер төзелешендә 47 яшьлек ир-ат һәлак булуын да искә төшерә. Мәрхүм ир-ат 10 метр биеклектән егылып төшеп үлгән.
«Татар-информ» Лаеш районында булган әлеге фаҗига турында язган иде. Идел аша күпер төзелешендә 47 яшьлек ир-ат күпер өслегенең сеткасын кисү белән шөгыльләнгән. Бер мизгелдә ул койма артына чыга һәм тигезлеген югалта. Ир-ат 10 метр биеклектән егылып төшә, урында ук һәлак була. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.