Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда әзмәвердәй ир-ат 14 яшьлек малайны нигә кыйнаган?

Кама Тамагы районында 14 яшьлек яшүсмер өенә канга батып кайткан. Ул әнисенә авылдашы кыйнаганы турында сөйләгән. 32 яшьлек ир-ат егетнең озын чәчләрен күреп ярсыган. Бу хакта тулырак “Татар-информ” репортажында. 

news_top_970_100
Татарстанда әзмәвердәй ир-ат 14 яшьлек малайны нигә кыйнаган?

Венера үзенең улы Леонид белән Куйбышев затоны бистәсендә яши. Әлеге бистә Кама Тамагыннан берничә чакрым ераклыкта урнашкан. 

Леонид кан авыруыннан газап чигә, аңа һәрдаим кыйммәтле дарулар алып торырга кирәк, шуңа күрә әтиләре һәрвакыт эштә, ә малай күпчелек вакытын әнисе янында үткәрә.

Беркөнне кичке якта Леонид өенә кайтып барганда, тукталышта аны авылдашы, 32 яшьлек Виталий Зюрин күреп ала.

“Алар тукталышта утырып торганнар. Виталий Зюрин Леняга үзе эндәшкән һәм улым алар янына исәнләшергә барган. Зюрин, аңа прическасы гомосексуалистларныкы кебек дигән. Леня борылып киткәч, бу ир-ат аны чәчләреннән эләктереп алган да, битенә, касыгына суккан һәм аяклары белән кыйный башлаган”, - дип сөйләде малайның әнисе.

Венера сүзләренчә, малай үзенчә ир-атны тынычландырырга да тырышкан. Леня психология белән кызыксына һәм психолог булырга хыяллана икән. Әмма Зюрин берни дә ишетмәгән, баланың башына һәм касыгына суккан. Малайның борынына, колакларына, колак артына, сул күкәйлек капчыгына зыян килгән. Хәтта берникадәр вакыт ул нәрсәләр булганын исенә төшерә алмый торган.

Соңрак ачыкланганча, әлеге ир-атның Леняга беренче генә бәйләнүе түгел икән, тик ул чакта малай дуслары белән булган.

Леонидның әнисе полициягә хәбәр иткән. Икенче көнне хастаханәгә яшүсмер янына балигъ булмаганнар комиссиясе хезмәткәре килгән, ләкин һаман да шок хәленнән чыкмаган малай бернәрсә дә сөйли алмаган. Соңрак аны Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә күчергәннәр һәм ул анда 24 октябрьгә кадәр яткан.

“Леня өйгә ничек кайтып җиткәнен хәтерләми. Ул канга баткан, бөтен тәне авырта иде. Табибларга берни әйтә алмады, аның хәтере югалды. Әле күптән түгел генә барысын да исенә төшерде”, - дип сөйләде Венера.

Әнисе сүзләренчә, Леня үзе башлап низаг чыгара торганнардан түгел. Яхшы укый. Җитди авыруы була торып та ГТО нормаларын тапшыра, географиядән һәм физикадан олимпиадаларга йөри. Дуслары күп, барысы белән мөнәсәбәттләре яхшы.

“Леня үзенең авыру икәнен кабул итә алмый. Ул авыртуның нәрсә икәнен белә һәм бервакытта да башкаларны авырту кичерергә дучар итмәс иде”, - диде яшүсмернең әнисе.

Өстәвенә, кыйналган яшүсмернең гаиләсе Виталий Зюрин белән күптәннән таныш, алар бер бистәдә яши. Ул абыйсы янында тимерчелектә эшли. Венера сүзләренчә, Виталий моңа кадәр дә яшүсмерләргә кул күтәргән булган, тик ул вакытта көчлерәк һәм улыннан олырак малайлар туры килгән.

Яшүсмернең әнисе хокук сакчылар һаман җинаять эше ачмагач, социаль челтәрләр аркылы Россиянең Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Шуннан соң гына аның янына күрсәтмәләр алу өчен тикшерүче килгән.

“Чынлыкта исә эшне ябачаклар кебек тоела”, - дип шик-шөбһәсе белән бүлеште ханым.

28 октябрьдә “Кыйнау” статьясы буенча җинаять эше ачылган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Венера, шушы көннәрдә тикшерүче аны улы белән бергә сорау алуга чакырганлыгын әйтте. Бу вакытка инде малайга хәтере кайткан һәм ул барысын да җентекләп сөйләп биргән.

Полиция хезмәткәрләре җинаять урынын карган, шаһитларны табып сораштырган. Виталий Зюрин кулга алынган.

Сорау алган вакытта ул малайны кыйнаганын әйткән. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Ир-атны исә ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100