Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда зиратта бала тудыру калдыклары салынган пакетлар табылган

news_top_970_100
Татарстанда зиратта бала тудыру калдыклары салынган пакетлар табылган
"Московский комсомолец" сайты

Татарстанның Чистай шәһәрендә яшәүчеләр зиратта медицина калдыклары салынган пакетлар тапкан – болар бала тапканнан соң төшә торган соңгылык һәм ампутацияләнгән гәүдә өлешләре булган. Аларны кабер янына казылган чокырга күмгән булганнар, ләкин бу чокыр тулган һәм хайваннар бу калдыкларны зират буйлап ташып, таратып бетергән. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

«Коточкыч сасы ис таралды. Ул чокырны иске такталар һәм тутыккан металл табак белән каплаганнар. Монда медицина калдыкларын район үзәк хастаханәсеннән алып киләләр», – дип сөйләгән шәһәрдә яшәүче бер ханым.

Калдыклар күмелгән чокыр элек шушындый хәлдә булган.

Фото: © 

Активистлар социаль челтәрләрдә шау-шу куптаргач, бу хәлгә прокуратура һәм Роспотребнадзор да игътибар иткән. Медицина калдыкларын күмү урыны шәһәр администрациясе белән килешенгән булуы ачыкланган. Ләкин подрядчы гына үз эшен сыйфатлы итеп башкармаган, шуңа күрә район хастаханәсе бу оешма белән килешүне өзәргә булган.

«Район хастаханәсенең хуҗалык хезмәте белгечләре территорияне тиешенчә карап тотмау һәм медицина калдыклары белән дөрес эш итмәүне туктату өчен барлык чараларны да күрде. Утилизация өчен махсус билгеләнгән урынны ясау өчен эретеп-ябыштыру эшләре һәм киләчәктә мондый хәлләрне булдырмау эшләре алып барыла», – диделәр медицина оешмасында.

Хәзер Чистай зиратында тәртип: таралып яткан пакетларны җыйганнар, сасы ис тә килми, ә баштагы начар күмелгән чокыр урынына, медицина калдыкларын күмү өчен, чардуган белән уратып алынган яңа урын ясалган.

Калдыкларны күмә торган чокырны тәртипкә китергәннәр.

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100