Татарстанда үзеннән күпкә олырак ир-атка кунакка килгән кыз хуҗаның машинасын чәлдергән
32 яшьлек ир-ат 20 яшьлек кызны фатирына алып кайтып, спиртлы эчемлекләр эчеп утырган һәм йокыга киткән.
Чаллыдагы югары уку йортында укучы 20 яшьлек студент кыз 32 яшьлек
20 яшьлек студент кызга карата «Транспорт чарасын хокуксыз куллану» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Шимбә көнне бу кыз шәхси предприятиедә эшләүче бер
Машина хуҗасы берничә көн узгач кына бу вакыйга турында белеп ала. Ул машинасын урлау турында полициягә гариза яза. Полиция хезмәткәрләре студент кызны тоткарлый.
Икенче курста укучы студент кыз Чаллыга Башкортстаннан килгән һәм тулай торакта яши. Закон буенча, аңа кимендә 120 мең сум штраф яный. Шулай ук аны биш елга ирегеннән мәхрүм итүләре дә ихтимал.