Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда юлга чыккан боланнар машиналарга комачаулап йөргән - видео

Җәнлекләрне Нурлат-Алексеевск трассасында күргәннәр.

news_top_970_100
Татарстанда юлга чыккан боланнар машиналарга комачаулап йөргән - видео

Татарстан юлларында боланнар күренә башлаган. Аларны шаһитлар видеога төшереп алган. Җәнлекләр юлга чыгып баскан, алар узып бара торган машиналар хәрәкәтенә комачаулаган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, бу хәл Нурлат-Алексеевск юлында, Биләр тирәсендә була.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, бу хайваннар автомобильләрдән курыкмый. Бу марал токымлы боланнар булуы һәм җәнлекләр юлда бозлавык булмасын өчен сибелгән тозны яларга чыккан булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100