news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда юл һәлакәтеннән соң, машиналар төрле якка чәчелгән

Яр Чаллы-Зәй юлының икенче километрында бүген иртәнге якта зур юл һәлакәте булган.

news_top
Татарстанда юл һәлакәтеннән соң, машиналар төрле якка чәчелгән

Бәрелешкәннән соң, машиналар төрле якка чәчелгән, дип хәбәр иткән “Татар-информ” агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, 65 яшьлек машина йөртүче “Газеле” белән җиңел машинага бәрелгән. 24 яшьлек егет утырган “ундүртле”дә олы яшьтәге ханым утыра торган булган.

Бәрелешкәч, машиналар төрле якка чәчелгән. “Газель”нең тәгәрмәче очып чыккан, фарасы ватылган. Җиңел машинаның алдагы тәрәзәсе, капоты, бамперы, фаралары ватылып беткән.

Җиңел машинадагылар имгәнеп, хастахәнәгә озатылган. Бәхеткә каршы, үлүчеләр юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар