news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда юл һәлакәтендә яшь егетнең башы өзелгән

Чаллыда Тынычлык проспектында узган төндә булган юл һәлакәте турында "Татар-информ" агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

news_top
Татарстанда юл һәлакәтендә  яшь егетнең башы өзелгән




Тугызынчы модельле "Лада" зур тизлектә "ГАЗ Валдай" машинасына килеп бәрелгән.

Урынга коткаручылар һәм табиблар килеп җиткән. Алар "тугызлы"дан 21 яшьлек машина йөртүчене махсус корал белән тимерне кисеп кенә тартып чыгар алган. Аны хастаханәгә озатканнар.

"Лада"ның 21 яшьлек пассажиры урында ук һәлак булган. Шаһитлар сүзләре буенча, егетнең башы өзелгән, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар