Алабуга районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада» автомобиле йөртүчесе идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм KIA машинасына бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, «Лада» йөртүчесе урынында җан биргән.
Хәзерге вакытта һәлакәтнең шартлары ачыклана.
Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе