27 июньдә Татарстанның Актаныш районында «Мәскәү – Уфа» М-7 федераль трассасының 1129 нчы километрында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Веста» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан, анда «Мерседес» йөк машинасы белән бәрелешкән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел автомобильдә булган кешеләрнең икесе дә һәлак була: 59 яшьлек машина йөртүче һәм 63 яшьлек хатын-кыз.
Табиблар һәлакәт урынында үлемне теркәгәннәр.
Һәлакәт урынына Актаныш районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Шәйсуваров килгән. Район прокуратурасы әлеге фаҗига буенча тикшерү барышын аерым контрольгә алган.

Фото: © Татарстан прокуратурасы