news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда югары технологияле яңа тегермән комплексы файдалануга тапшырылды

news_top

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Чаллы-Икмәк» тегермән комплексын модернизацияләү нәтиҗәләрен бәяләде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Компания, иске җайланмаларны тулысынча реконструкцияләп һәм демонтажлап, 11 ай эчендә заманча тегермән комплексын төзеп, файдалануга тапшырды. Яңа тегермән җитештерүчәнлекне арттырачак, ә кертелгән технологияләр дәрәҗәсе буенча Чаллы хәзер дөньякүләм лидерлардан калышмый, дип билгеләп үттеләр «Чаллы-Икмәк» компаниясендә.

«Чаллы-Икмәк» компаниясенең барлык икмәк-күмәч продукциясе үз җитештерү базасында булдырыла. Кырдан алып кибет киштәсенә кадәр илтеп җиткергәнче үзләре үстереп, эшкәртеп һәм әзер продукцияне сатучы вертикаль интеграцияләнгән компанияләр илдә бик күп түгел. Мондый зур проектның тормышка ашырылуына без бик шат. Әлбәттә, бу җитәкченең дә, шулай бөтен коллективның тырышлык нәтиҗәсе. Чаллы һәм бөтен Кама аръягы төбәге өчен бу бик отышлы: безне иң мөһим продукт белән тәэмин итүче компания актив үсә. Бу - өстәмә инвестицияләр, яңа салым кертемнәре һәм, иң мөһиме, икмәк-күмәч эшләнмәләренең югары сыйфатлы булуы. Болар безнең барыбызны да, шәһәр халкын да сөендерә. Мин тагын бер кат Рафаэль Сөләйман улына, бөтен командага һәм безнең Италия партнерларына әлеге катлаулы проектны уңышлы тормышка ашырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Марат Җәббаров, «Чаллы-Икмәк» - республикабызда икмәк-күмәч әйберләре җитештерүчеләрнең иң зуры, дип билгеләп үтте. Татарстан, якындагы төбәкләр һәм тулаем Идел буе федераль округы өчен бу стратегик предприятие. Ул азык-төлек иминлеген һәм халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итә.

2025 елда Татарстан Республикасы буенча икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү күләме 170,3 мең тонна булды, тулаем җитештерү күләменнән «Чаллы-Икмәк» АҖ өлеше 15% тәшкил итә. Яңа тегермән комплексын файдалануга тапшыру икмәк җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Мөгаен, бу республикада гына түгел, ә Россиядә дә иң заманча тегермәннең берсе. Биредә энергияне сакчыл тоту технологияләре кулланыла, онның чыгышы бик күп, аның сыйфаты югары дәрәҗәдә. Димәк, икмәгебез тагын да тәмлерәк булачак, дип уйлыйбыз без һәм кулланучылар да моңа югары бәя бирер дип ышанып калабыз», – дип йомгаклады үз чыгышын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Җайланмаларны сайлаганда багетлар, катлы камыр, төрле ипиләр һәм кондитер эшләнмәләренә махсус он җитештерү өчен иң югары технологияләр каралды. Компаниядә моны әзер продукциянең сыйфатына карата катгый заманча таләпләр куелуы белән аңлаттылар: кулланучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен идеаль он кирәк һәм моны яңа комплексның инновацион чишелешләре тәэмин итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар