Татарстанда яңа уңыштан азык-төлек карабодаеның 11 үрнәге тикшерегәннәр, ачыкланганча Татарстанда югары сыйфатлы карабодай үстерелгән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Белгечләр үрнәкләргә «Карабодай. Техник шартлар» ГОСТ 19092-2021 таләпләре, шулай ук Таможня берлегенең «Ашлык иминлеге» техник регламенты нигезендә комплекслы анализ ясадылар.
Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча барлык үрнәкләр куелган сыйфат һәм иминлек таләпләренә туры килә. Мәсәлән, карабодай чиста ашлыкка хас булган искә ия; пробалардагы дымлылыкның уртача күрсәткече - 12,5%; ашлыкның үзәк күләме – 77%тан да ким түгел, башка бөртеклеләр катнашмасы – 0,7%, әчелеге 2,2%тан да артык түгел.
Иң яхшы күрсәткечләр республиканың Биектау, Баулы, Әлмәт һәм башка муниципаль районнарында үстерелгән карабодай үрнәкләрендә ачыкланган. Карабодай үрнәкләрендә 1 класслы югары сыйфатлы бөртек өлеше 80%ка якын.
Быел карабодай 4,8 мең га мәйданда чәчелгән, бүгенге көнгә тулысынча суктырылган. Республика буенча карабодайның тулаем җыемы 5 мең тонна булган, уртача уңдырышлылык - 10,5 ц/га.