news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда югалган Маратны эзлиләр

news_top
Татарстанда югалган Маратны эзлиләр
"Татар-информ" архивы

Чаллыда инде ярты ай чамасы элек югалган Марат Мөхәммәтовны эзлиләр. Бу турыда «ЛизаАлерт» эзләү төркеменә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

58 яшьлек ир-ат 15 февральдә элемтәгә чыгудан туктый.

Аның буе 170 см чамасы, кара чәчләренә чал керә башлаган, нормаль гәүдәле, күзләре соры-зәңгәр төсле. Зәңгәр джинс чалбар, кара ботинка, ак таплы кара башлык кигән. Марат күзлек киеп йөри.

Марат Мөхәммәтов турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номер: 8 (800) 700-54-52 (шалтырату түләүсез).

 

Фото: © «ЛизаАлерт» эзләү төркеме

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар