Татарстанда югалган егетнең киемнәре Мишә буенда табылган
Коткаручылар Татарстанның Питрәч районында 22 яшьлек егетне эзли.
Урынга 2 нче зона коткару отряды чыккан. Егетне кардан йөрүче “Ямаха” транспорты белән дә эзлиләр. Дүрт чакрымлап ара күздән кичерелгән, әмма нәтиҗә юк әле.
Эзләнү эшләренә водолазлар отряды да тартылган. Алар 400 квадрат метрда Мишә елгасы төбен тикшергән, әмма егет табылмаган.
Эзләү эшләре дәвам итә.