news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда югалган егетне бөтен шәһәр халкы эзләшә

31 яшьлек Радик Сәхибгәрәев җомга көнне югалган.

news_top
Татарстанда югалган егетне бөтен шәһәр халкы эзләшә
"След" эзләү отряды мәгълүматы буенча, Радик 27 июльдә көндезге икеләр тирәсендә Түбән Камадагы Шинниклар урамы 81 йорттан чыгып киткән. Шуннан соң аны беркем дә күрмәгән. Түбәкамалылар югалган егетне эзләргә җыела, дип НТР 24 телеканалы хәбәр итте.

Бу егет икенче төркем инвалид. Чандыр гына гәүдәле, буе 160 см, чәчләре караңгырак төстә.

Югалган егет шәмәхә төсле футболка, хаки төсендәге шорты, зәңгәр шлепанцы кигән.

Эзләшүчеләр "След" отрядының ВКонтактедагы төркемендә җыела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар