Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда йорт хуҗасы ике каракны үтергән

Караклар бизнесмен өенә бәреп кереп, хуҗаны һәм аның хатынын бәйләп куйганнар.

news_top_970_100
Татарстанда йорт хуҗасы ике каракны үтергән
Бөгелмәдә үзенә һөҗүм иткән ике каракны йорт хуҗасы үтергән. Бу турыда социаль челтәрләргә сылтама белән, “Татар-информ” хәбәр итте.

Бөгелмәдәге эшмәкәр йортына 12 сентябрь көнне иртән-иртүк һөҗүм иткәннәр. Караклар бизнесмен өенә бәреп кергән. Хуҗаны һәм аның хатынын бәйләп куйганнар.

Коттеджда сигнализация булган. Шуны сүндерер өчен караклар хуҗаны бәйләгән бауларны сүткәннәр. Шул вакытта хуҗа, пычак табып, каракларга берничә тапкыр кадаган.



Алган җәрәхәтләрдән җинаятьчеләр һәлак булган. Өченче карак машинага утырып качкан. Аны табу өчен шәһәрдә “Перехват” игълан иткәннәр. Берничә сәгатьтән соң, өченче карак утырган машинаны тапканнар. Җинаятьчене Совет урамында тоткарлаганнар.

Җинаятьчеләр пистолет белән коралланган булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100