news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак

news_top

Бүген, 29 сентябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысында урнашкан җылы һәм коры һава торышы сакланачак, әмма температура фоны бераз түбәнәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада, элеккечә, үзгәрүчән болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем фаразланмый.

Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан исүен дәвам итәчәк, аның тизлеге үзгәрешсез калып, секундына 3–8 метр тәшкил итә.

Салкынча төннән соң (һава температурасы +1..+6 градус, төбәкнең көнбатышында +12 градуска кадәр) көндез Татарстанда һава +17..+22 градуска кадәр җылына. Казанда термометр баганалары +19..+21 градуска кадәр күтәреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар