Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда җылы һава торышы кайчанга кадәр сакланачак - синоптиклар

Республикада күпьеллык нормалардан 3-5 градуска югары һава температурасы саклана.

news_top_970_100
Татарстанда җылы һава торышы кайчанга кадәр сакланачак - синоптиклар

Татарстан территориясендә җылы һава торышы октябрь ахырына кадәр сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фаразларда әйтелә.

Соңгы көннәрдә республикада күпьеллык нормалардан 3-5 градуска югары һава температурасы саклана. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, октябрьнең өченче декадасында үзгәрешләр булмаячак: термометр баганалары күпьеллык күрсәткечләрдән 5 градуска югары күтәреләчәк.

Шулай ук алдагы көннәрдә төбәктәге һава торышына көнбатыштан килгән циклонның атмосфера фронтлары да йогынты ясаячак. 25 октябрьдә республикада җылы циклон хөкем сөрәчәк. Атмосфера фронтлары нәтиҗәсендә, секундына 15-20 метр тизлектә исүче кискен җил көтелә. Көндез 14 градус җылы булачак.

26 октябрь төнендә яңгырлар көтелә. Көндез явым-төшемнәр туктаячак. Көндез һава температурасы +11 градус булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100