Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда язгы ташу - 2018: кешеләр җылысыз калган, йортларда тәрәзгә кадәр су күтәрелгән

Татарстанда язгы ташу чоры башланды гына, ә инде зыян күрүче авыллардан хәбәрләр шактый булды. Казан да, Яшел Үзән районы да судан зыян күрә. Кайбыч районында хәлләр кискен, Тукай районы исә чын-чынлап бәла-каза күрә.

news_top_970_100
Татарстанда язгы ташу - 2018: кешеләр җылысыз калган, йортларда тәрәзгә кадәр су күтәрелгән

Зур су

Кичә беренче хәбәрләр 8.41 сәгатьтә килә башлады. Татарстанның Тукай районы кешеләре өйләрен һәм хуҗалыкларын су басу турында социаль челтәрләрдә язарга тотындылар. Шаһитләрнең берсе Олы Шилнә авылында елга ярларыннан чыгып, урамны басканын, өстәвенә суның зур тизлектә ишегалларына якынлашканын хәбәр итте.

Ильбухтино авылында Югары урам елгага әверелгән. Иске Ерыклыда чып-чын су басу булган. Шуның аркасында Солидарная урамында ут беткән.

“Өй, баз, мунча, гараж – барысын да су басты. Су тездән биек!” – дип әйтә зыян күрүчеләрнең берсе. Бу проблема беренче ел гына түгел икән инде.

10.31 сәгатьтә яңа мәгълүмат килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Зөя, Мишә, Әнҗер, Мәллә елгаларында боз китә башлаганын хәбәр итте. Тәүлек эчендә Зөя, Кәрле, Кече Чирмешән, Актай, Минзәлә елгаларында су 160 см га кадәр арткан.

Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан һәм Яр Чаллы янында 10.31 сәгатькә су критик тамгадан ике метрга кимрәк, ә Тольятти янында бер метрга кимрәк булган.

Буа районында Кыят һәм Черки Килдуразы авыллары янында ике тәбәнәк күперне су баскан. Иртән су күпер өстеннән аккан һәм бу елгаларда су биеклеге 130 һәм 195 см булган.

11.59 сәгатьтә Кайбыч районында Федоровское авылында берничә йортны су басу турында билгеле булды. Кар эреп, Бөрлә елгасы ярларыннан чыгып, Зеленая урамындагы өч йортны баскан. Йорт хуҗалары яшәргә туганнарына күченеп торган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Федоровское урта мәктәбе базасында 350 кеше урнашырлык вакытлыча яшәп тору урыны әзерләгән. Су басу нәтиҗәләрен бетерү өчен 13 кеше җәлеп ителгән.

12.43 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кайбыч районында алты торак пунктны су басу куркынычы турында кисәтте. Гөбенә, Бөрлә, Үрем елгаларында су күтәрелү нәтиҗәсендә, Чүти, Турминское, Беляево, Борындык, Мәлки, Кушкүл авылларын су басарга мөмкин иде. Шулай ук Федоровское авылындагы утыз йортка да су басу куркынычы янады.


“Салкын Казан”

13.37 сәгатькә Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми порталында инде алдагы кич үк Залесный бистәсендә котельнаяны су басу турында хәбәр чыкты. Язгы кар сулары котлованга җыелган. Аннан алар табигый чокырга агып китәргә тиеш булган. Тик торбаны ахырына кадәр салып бетермәгәнгә, аңа балчык тыгылган, шуңа күрә су котельнаяга тулган.



Хезмәткәрләр көндез үк балчыкны чистарткан, тик котельная эшен вакытлыча туктатырга туры килгән. Ул балалар бакчасын, 435 кеше яши торган тугыз йортны җылыта торган булган. Рәсми мәгълүматлар буенча, бөтен эшләрне 23.00 сәгатькә төгәлләргә тиеш иде.

Яшел Үзән районы

“Шәһри Казан” газетасы редакциясенә Татар Танае авылында яшәүче кешеләр шалтыраткан. Шиланда елгасы ярларыннан чыгып,  якынча 25 йорт булган ике урам  зыян күргән. Шунда яшәүче Рабига Багабиева сүзләре буенча, аның өен алдагы көнне кич белән үк су баса башлаган.

“Без бозауларны тиз генә күршеләргә керттек, аларның өе югарырак тора. Тавыкларны мунчага яптык. Кичкә таба су өйгә керә башлады, келәмнәре көч-хәл белән алып өлгердек”, - дип сөйләгән Рабига апа.

Апас районы

Зур Күккүз авылын алдагы көнне, төштән соң су баса башлаган. Язгы ташудан зыян күргән биредә яшәүче Шаһидә Гыйззәтуллина белән “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе элемтәгә чыккан. “Бу йортта 34 ел яшим. Без барысы ике тапкыр су баскан иде, бусы – өченчесе. Мондый көчле су басуны күргәнем юк”, - дип сөйләгән Шаһидә ханым агентлык хәбәрчесенә.



Бу ханымга ярдәмгә Казаннан уллары кайткан. Алар кайтканчы күршеләре йорт вак-төякләрен урындык, өстәл өсләренә җыештырырга ярдәм иткән. Суыткыч, йорт җиһазлары, келәмнәр су астында калган. Су тәрәзәгә кадәр күтәрелгән.

“Сыер белән үгезне су ерып алып киттеләр, бозауны кулга күтәреп алып чыктык. Салкын тидермәсәләр ярар иде”, - дип кайгыра хуҗабикә.

Борындык

18.15 сәгатькә Кайбыч районының зыян күрүе билгеле булды. Борындык авылын су басты. Су кергән йортлардан биш кешене Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре коткарды. Кар эрегәнгә, Бөрлә елгасында су күтәрелде.


Тукай районы

Тукай районы кешеләре зур суны үз көчләре белән җиңәргә тырышканнар. Олы Шилнә авылын, Суровка бистәсен су баскан, сишәмбе көннән башлап элиталы Манхэттен бистәсе кешеләре дә SOS хәбәре биреп торган.

“Манхэттен бистәсен су баса. Икенче көн инде кешеләр үз көчләре белән су белән көрәшә. Аларны табигый бәла-каза белән үзләрен генә калдырдылар. Хакимият кырлардан су ерып җибәрү өчен техника бирмәде. Хәзер ул бик кирәк”, - дип яздылар бистә кешеләре социаль челтәрләрдә.

Быел карның аз булуы, җирнең нык туңуы ачыкланды. Кар эри башлагач, су торак пунктларга ыргылган. Олы Шилнәдә юлны, күперләрне су баскан, ташкын турыдан-туры йортларга, ишегалларына таба киткән. Кайсыбер кешеләр эшкә, балалар мәктәпкә барып җитә алмаган.

“Бу беркая да сыймый торган эш. Газсыз – начар, электричество белән яшәдек, аена 15 әр мең сум түләп. Юлларга чуерташ булса да җәйсәләр иде. Бүген кызым аяк киемен югалтты – итекләре сазлыкта батып калган. Өйгә яланаяк кайтты. Коточкыч бит бу”,  - дип сөйләде Суровка авылы кешесе Айгөл Яруллина.

Ильбухтино авылы да шактый зыян күргән – биредә яшәүчеләр социаль челтәрләргә куйган фотоларда ишегалларына якынлашкан су күренә.

“Мин ихлас әйтәм, районда мондый масштабтагы су басу күргәнем булмады, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Кече Шилнә авыл җирлеге депутаты Роман Ваганов. – Тукай районы кешеләре мондый гадәттән тыш хәл елдан-елга кабатланып тора дисәләр дә. Минемчә, бу элеккеге район администрациясенең юл хуҗалыгын ташландык хәлгә китерүеннән килә. Юллар төзегәндә инженерлык эшләрен дөрес башкармаганнар. Иске авылларда юлларны кем ничек тели, шулай салган, аңлашыла. Рельефны исәпкә алмаганнар, проект булмаган, язгы ташу факторын уйламганнар.

Ваганов сүзләре буенча, авыл халкы үз көче белән базлардан, гаражлардан суны чыгарган, корылмаларны үзләре ныгытканнар. Шулай да депутат фикеренчә, авыл җирлеге хакимияте корылмаларны ныгытуны башкара ала иде, аеруча язгы ташу елдан-ел кабатлана торган авылларда. 

Гомуми хәл

Нәтиҗәдә, 18.00 сәгатькә, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, бер юл өлеше, өч йорт, 27 йорт яны участогын су басты. Бөрлә елгасы ташып, Борындык авылы зыян күрде.

Федоровское авылында су баскан өч йорттан су китте. Кайбычтагы коткаручылар югары әзерлек дәрәҗәсенә китерелде.

Бола елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә, грунтлы юлның бер километр өлешен су басты – Апас районы Чирү авылына юл өзелде. “Иске Балтай” вакытлы янгын постында “ЗиЛ” автомобиле һәм йөзә торган чарадан кизү оештырылды. Халыкны тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү турында алдан хәстәр күрелде.

Коткаручылар республикадагы елгаларны даими күзәтеп торалар. Су күтәрелү фазасы Идел алды һәм Кама аръягы су объектларында башланды. Зөя, аңа коючы Гөбенә, Үлем, Бола, Кәрле, Бия елгаларында шулай ук су күтәрелү дәвам итә.

Куркыныч янаган зонада Апас, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч районнары кала. Су Минзәлә һәм Зәй районнарында Минзәлә, Дала Зәе елгаларында, Актанышта Сөн елгасында, Баулы Кандыз һәм Төмбәрлә, Югары Осланда Сөлчә елгаларында күтәрелә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100