news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда язгы чәчү башланды

news_top
Татарстанда язгы чәчү башланды
Фото: «Татар-информ»

Лениногорск муниципаль районында борчак чәчүгә керешкәннәр, ә Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә районнарында арпа чәчү башланган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Гомумән, республикада язгы чәчү 1 млн 730 мең гектар мәйданда үткәрелергә планлаштырыла.

Шуның 818 мең гектары – бөртекле культуралар, 684 мең гектары – техник культуралар.

Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре дә дәвам итә. Уҗымнар 142 мең гектарда тукландырылган, бу планның 29 проценты. Күпьеллык үләннәр 45 мең гектарда тукландырылган, ягъни 14 процент.

Бу эшләр республиканың барлык муниципаль районнарында алып барыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар