news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшүсмер, әти-әнисе өчен куркып, мошенникларга 38 миллион сум күчергән

news_top

Узган ел Татарстанда балаларга карата иң зур мошенниклык очрагы яшүсмер белән булган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне хокуксыз файдалануга каршы көрәшне оештыру идарәсе оперуполномоченные Рәдис Йосыпов мәгълүматы буенча, аферистлар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган һәм балага яный башлаган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Берничә көн дәвамында баланы шантажлаганнар һәм әти-әнисенә каршы җинаять эше ачылырга мөмкин, дип куркытканнар, аларга акча законсыз килгән, аны тикшерергә кирәк, дип ышандырганнар. Ахыр чиктә, мәктәп укучысы әти-әнисе счетындагы 38 миллион сум акчаны мошенниклар күрсәткән счетка күчергән.

Статистика мәгълүматлары буенча, телефон аферистлары кармагына барыннан да бигрәк хатын-кызлар һәм пенсионерлар эләгә. Соңгы вакытта алар, әти-әниләрнең акчаларын урлау өчен, балаларны да куллана башлаган. 2025 елда Татарстанда 11 меңнән артык кеше, шул исәптән, 131 мәктәп укучысы зыян күргән.

Балаларны алдау өчен иң популяр схемалар – ата-аналарның банк картасына керү мөмкинлеге алу максаты белән, социаль челтәрләр аша уен валютасы сатып алу яки бүләк оту вәгъдә итү. Аны, «шәхесен раслау» өчен, әти-әниләренең картасын алырга сорыйлар. Түләү урынына счетлардан барлык җыйган акчалар алына. Шулай ук «Дәүләт хезмәтләре порталында», картага яки хисап язмасына керү сылтавы белән, ата-ана телефоны аша керү мөмкинлеген торгызуны сорап шалтыратулар актив кулланыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар