Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшүсмерне туп тидергән өчен кыйнап ташлаганнар

Җирдән тора алмыйча яткан малайга узып баручы кызлар «ашыгыч ярдәм» чакырган.

news_top_970_100
Татарстанда яшүсмерне туп тидергән өчен кыйнап ташлаганнар

Чаллыда урам сугышыннан соң яшүсмерне «ашыгыч ярдәм» алып киткән.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, 40нчы мәктәпнең баскетбол мәйданчыгында 14 яшьлек малай икенче бер малайның битенә туп тидергән. Нәтиҗәдә малайның күзлеге ватылган. Ачуы чыккан малай туп тидерүчегә йодрыклары белән ташланган, җиргә егып салган. Шуннан соң ул бу урыннан качкан. Кыйналган малай исә җирдә ятып калган. Ул мөстәкыйль торып баса алмаган.

Узып баручы 10–11 яшьлек ике кыз «ашыгыч ярдәм» бригадасын чакырган. Малайны караганнан соң, табиблар төрле авырлыктагы травмалар булуын ачыклаган. Иң куркынычы — яңак сөяге сынган дигән шик туган.

Малайны хастаханәгә алып киткәннәр.

Имгәнгән малайның гаиләсе күптән түгел генә 46нчы комплекска күченгән. Бу малай 40нчы мәктәп укучысы түгел. Баланың әнисе шикаятен өйрәнүче инспектор мәктәптәге видеокүзәтү камераларының язмаларын караган. Карап торышка 16–17 яшьлек күренгән кыйнаучы малайны укытучылар танымаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100