Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшь кызны хастаханәгә салмыйча азаплаганнар һәм ул үлгән

Татарстанда табибларны яшь хатын үлемендә гаеплиләр.

news_top_970_100
Татарстанда яшь кызны хастаханәгә салмыйча азаплаганнар һәм ул үлгән

22 февральдә Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә 22 яшьлек кыз үлеме буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Табибларны вазифаларын тиешенчә үтәмичә, үлем очрагы китереп чыгаруда гаеплиләр.

Тикшерү версиясе буенча, 18, 19 февраль көннәрендә бу кыз үзен начар хис итеп табибларга мөрәҗәгать иткән. Аңа амбулатор дәвалану тәкъдим итеп, яшәгән урынына кайтарып җибәргәннәр. 

20 февральдә бу кызны «ашыгыч ярдәм» белән Бөгелмә Үзәк хастаханәсенә китергәннәр. Ләкин табиблар аны тагын хастаханәгә салмаган. 

Кичен бу кызны кабат хастаханәгә китергәннәр һәм реанимациягә салганнар. Шул ук вакытта табиблар квалификацияле ярдәм күрсәтмәгән һәм кыз җан биргән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100