news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшь хатын корсагын пычак белән тишкән

36 яшьлек хатынны узган төндә хастаханәгә китергәннәр.

news_top
Татарстанда яшь хатын корсагын пычак белән тишкән

Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелгән хатынның корсагында пычак белән кадалган яра булган.

Табиблар корсак стенасы тишелгән дип диагноз куйган. Хатынга операция ясаганнар, хәзер ул реанимациядә ята.

«Новая Кама» газетасы полициягә сылтама белән хәбәр иткәнчә, хатын үзенә-үзе пычак белән кадаган.

Алабугада яшәүче бу хатынны полиция хезмәткәрләре сораштыргач, вакыйганың үзенчәлекләре ачыкланыр дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар