news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшь егет идарә иткән машина белән юл һәлакәтендә өч кеше үлде

19 яшьлек йөртүче идарә иткән машина узу тыелган урында каршы як полосага чыккан.

news_top
Татарстанда яшь егет идарә иткән машина белән юл һәлакәтендә өч кеше үлде
шаһитлар

Татарстаның Әлмәт районында Кузайкино-Нурлат юлының ундүртенче километрында юл һәлакәтендә өч кеше үлде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Узган төндә булган авариядә «Митсубиси Аутлендер» һәм «Лада Калина» автомобильләре бәрелешкән.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, «Лада» белән идарә итүче 19 яшьлек егет алда бара торган машинаны узарга чыга. Бу урында узу тыелганын күрсәтә торган юл билгесе тора. Шуңа карамастан, «Лада» каршы як полосага чыга һәм «Митсубиси» белән кара-каршы бәрелешә.

Авариядә ике машинаны йөртүче дә, «Лада» ның 15 яшьлек пассажиры да һәлак була.

Шаһитлар сүзләренчә, иномарка пассажиры исән калган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар