news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшь егет авария ясап, пассажиры үлгән

Машина каршы як полосага чыгып, юл кырыена төшеп киткән.

news_top
Татарстанда яшь егет авария ясап, пассажиры үлгән
22 сентябрьдә Азнакай-Югары Стәрле-Күк Тәкә юлында авария булган. Бу турыда "Маяк" газетасына Азнакай буенча ЮХИДИ матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

"Лада Гранта" автомобиле белән идарә итүче 22 яшьлек егет тизлеген арттырган. Шуннан соң ул каршы як полосага чыккан. Машина юл кырыена төшеп китеп, капланган.

Бу машинада баручы пассажир җитди имгәнгән. "Ашыгыч ярдәм" машинасында хастаханәгә барышлый, ул җан биргән. Автомобиль белән идарә иткән егет, тагын бер пассажирны Әлмәттәге "Татнефть" оешмасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хастаханәсенә алып киткәннәр.

Машинадагы барлык кешеләр дә иминлек каешын эләктергән булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар